Бүген Лениногорскида эш визиты белән монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Венера Чернова булып китте. Сәфәрдә аны Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова озатып йөрде.
Эш визиты кысаларында Венера Чернова "Феникс" ҖЧҖ производствосында булды, 6 нчы мәктәп укучылары өчен ачык дәрес үткәрде һәм район хакимиятендә гражданнарны кабул итте.