Мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы ««Аршин мал алан» комедиясен тәкъдим итте

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

6 декабрьдә Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда Узеир Гаджибековның шул ук исемдәге опереттыасыбуенча «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе күрсәтелде. Спектакль РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге театр институтының режиссура кафедрасы мөдире, режиссер-куючы Михаил Борисовның адаптацияләнгән режиссер постановкасыннан гыйбарәт. 

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов Лениногорск шәһәре тамашачылары алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Сюжетны Узеир Гаджибеков тормыштан алган. Борынгы традиция буенча көнчыгышта ата-аналар үз балаларына булачак хатыннарын яки ирләрен үзләре сайлыйлар. Өйләнешүчеләр, кагыйдә буларак, туйда гына танышкан. 

«Искиткеч спектакль һәм оригиналь режиссер уйлары. Нәкъ менә хәзер мәхәббәт һәм яктылык тулы  спектакльләр күрсәтү мөһим», - дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк. Ул актерлар составына һәм Дмитрий Тумановка рәхмәт белдерде, иҗади эшчәнлектә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International