Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район территориясенә визиты 2022 елның 8 декабрендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Венера Чернова киләчәк.
Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгында булу көтелә.
Гражданнарны кабул итү район хакимияте бинасында Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 1нче йорт, 12нче кабинет адресы буенча оештырылачак. Кабул итү 11.00 сәгатьтә башлана.
Сәфәр кысаларында Венера Чернова ММЧ вәкилләренең сорауларына җавап бирәчәк: гражданнарны кабул иткәннән соң журналистлар өчен брифинг узачак.