Лениногорск халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә «Йөрәктән йөрәккә»дигән әдәби сәгать узды

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

6 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре " Йөрәктән йөрәккә»дип исемләнгән әдәби сәгать үткәргән. 

Сарабиккол авылының социаль хезмәткәре Хәбибуллина Назилә, күп еллар социаль хезмәткәр булып эшләгән «көмеш яшь» волонтеры Әхмәтова Голия белән берлектә, инвалид Кәримова Венера йортында әдәби сәгать үткәрделәр.

Әхмәтова Галия үзенең шигырьләрен укыды, бергәләп яраткан җырларын искә алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International