2 һәм 3 декабрьдә Лениногорск ДОСААФ автомәктәбе базасында студентлар һәм укучылар өчен "Полководец" социаль әһәмиятле проектын гамәлгә ашыру кысаларында хәрби-патриотик уеннар циклы узды.
I һәм II уенда 17 команда – 6 студентлар командасы һәм 11 мәктәп командасы катнашты.
"Полководец" хәрби-патриотик уены - төрле патриотик берләшмәләрне, клубларны берләштерә торган традицион чара. Чара яшьләрдә патриотик аң, актив гражданлык позициясе нигезләрен формалаштыруны тәэмин итүче патриотик тәрбия системасын камилләштерү максатыннан үткәрелә.
I уен нәтиҗәләре:
1 урынны КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы һәм «Лениногорс шәһәре студентлары лигасы»ММО командасы алды;
2 урынны «Лениногорск политехника көллияте»командасы яулады;
3 урынны «Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте» командасы һәм «Лениногорск нефть техникумы»командасы алды.
II уен нәтиҗәләре:
1 урынны 6 нчы мәктәп командасы алды;
2 урынны 12 нче лицей командасы алды;
3 урынны 5нче мәктәп, 8нче мәктәп һәм 10нчы мәктәп командасы алды.
I һәм II уен нәтиҗәләре буенча Гранд-финалга 4 команда чыгачак, алар җиңүче кубогы һәм «шәһәрнең иң яхшы командасы»исеме өчен көрәшәчәк.