2022 елның 11-27 ноябрендә РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Комитеты ярдәме белән Бөтенроссия экологик диктант үткәрелә.
Экодиктант-халыкның төрле катламнар арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик хокук бозуларны кисәтү чарасы буларак экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән еллык проект.
Эко-диктант тест форматында узачак. Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша.
2022 елның 18 ноябрендә Балалар иҗат йортында 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр тест узарга теләүчеләр өчен оффлайн – мәйданчык ачылачак.