"Е-ДИКТАНТ"ТКХ өлкәсендә энергияне саклау буенча III Бөтенроссия диктанты

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

«E- ДИКТАНТ» торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә энергияне саклау буенча Бөтенроссия диктанты — интерактив онлайн-тест, анда ТКХ өлкәсендә энергияне саклау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча төрле форматтагы мәсьәләләр бар. Диктант 2020 елдан бирле үткәрелә һәм бөтен илдән дистәләгән мең битараф булмаган халыкны җыя, бу өлкәдәге белемнәрен тикшереп кенә калмыйча, көнкүрештә энергетик ресурсларны дөрес кулланырга өйрәнергә ярдәм итә.

Катнашу шартлары:
беренче этап – мәгълүмати-укыту, 12 яшьтән өлкәнрәкләр;
икенче этап-тест, 18 яшь һәм аннан олырак катнашучылар;
өченче этап – финал этабы, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк катнашучылар;
energydict.ru; сайтында теркәлү.

Диктант Россия Федерациясенең бөтен территориясендә өч этапта үткәрелә:

беренче этап - мәгълүмати-укыту этабы, 2022 елның 20 октябреннән 20 ноябренә кадәр уздырыла;
икенче этап - сайлап алу туры, 2022 елның 21 ноябреннән 9 декабренә кадәр уздырыла;
өченче этап-финал туры, 2022 елның 10 декабрендә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International