Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Корпорация МСП» АҖ белән берлектә кече һәм урта эшкуарлык субъектларының эре заказчыларның сатып алуларына керүен тәэмин итү мәсьәләсе буенча бушлай белем бирү семинары (көндезге-дистанцион форматта) үткәрә.
«РЖД»ААҖ, «Ростелеком» ГАҖ, «Россети» ГАҖ, «Интер РАО» ГАҖ, «РусГидро» ГАҖ, «Аэрофлот» ГАҖ, «Автодор» дәүләт компаниясе, «Росатом» ДК, шулай ук электрон сәүдә мәйданчыклары вәкилләре катнашачак.
Чара 22 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Эшмәкәрләр йортында түбәндәге адрес буенча узачак:Петербург ур., 28, 3 кат, «Алафузов»конференц-залы.
Программада:
- Эре заказчыларның сатып алуларыннан ничек файдаланырга?
- Финанс ярдәме
- Төзелгән килешүгә ничек үзгәрешләр кертергә һәм ничек минуска эшләмәскә?
- Сатып алуларда катнашучыларның еш кабатлана торган хаталары һәм башкалар.
Теркәлү сайтта: семинар-мсп.рф.