Рәгать Хөсәенов һәм аның урынбасарлары Сергей Тимаков , Гөлфирә Рафикова һәм хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов мобилизацияләнгән ир-егетләр янына бардылар, Казанда җыелу пунктларында булдылар.
Туган яктан кайнар сәлам җиткерү белән бергә, күчтәнәчләр дә алып барганнар. Бер тонна ярым йөктә иң кирәкле әйберләр куелган иде: шәхси гигиена әйберләре, термокиемнәр, кнопкалы кәрәзле телефоннар, тәм-томнар, эчә торган су.
Әлеге ярдәмгә предприятие-оешмалар булышлык итте, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Рәгать Хөсәенов егетләр белән аралашу вакытында нинди шартларда яшәүләре, ничек ашатулары хакында белешкән, сорашкан.
Ир-егетләр исән-сау булсыннар, тизрәк туган якларыбызга кайтсыннар.