2022 елның 1 ноябрендә Яр Чаллыда 2010-2011 елгы һәм 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча М.Ш. Бибишев исемендәге «Витязь «мәктәбенең ачык беренчелеге узды. 3нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлекчәсе Лениногорск көрәшчеләре лаеклы көрәш күрсәттеләр. Үз үлчәү категорияләрендә беренчелекне Лобанов Николай һәм Вәлиәхмәтов Камил яулады. Пьедесталның өченче баскычын Зорин Дмитрий һәм Антонов Павел алды.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.