2 ноябрьдә «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидулина «ЛОГОС» психологик ярдәм үзәге волонтерлары белән берлектә «Халык бердәмлеге – ил бердәмлеге» дигән акция үткәрде.
Шәһәрнең үзәк мәйданында үткәрелә торган акциядә кунаклар һәм шәһәр халкы катнашты.
Максаты: дәүләт бәйрәмен популярлаштыру һәм патриотизм хисе тәрбияләү.
Чара барышында оештыручылар катнашучыларны Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, шулай ук халыкка Россиянең күпмилләтле иле булуын искәрттеләр.
Акциягә комплекслы үзәк хезмәткәрләре дә кушылды.