Бу көнне лениногорскилылар юридик, хокукый, социаль ярдәм буенча сорауларына җавапларны бушлай ала алачаклар.
Мәгариф идарәсе, социаль яклау, опека һәм попечительлек бүлекләре, ЭЭМ, суд приставлары хезмәте, җәзаларны үтәү хезмәте, адвокат һәм нотариус вәкилләренең катнашуы планлаштырылган.
Лениногорскида балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 18 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 22нче йорт (2нче кат) адресы буенча узачак. Язылу өчен телефон 8 (85595) 5-04-13.