Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләр килеп чыгу аеруча борчу тудыра.
Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте очраклары белән хәл кискенләшү сәбәпле, балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар узачак. “Көзге каникуллар” дигән киң масштаблы профилактик чара бөтен республика буенча үткәрелә . Ул 31 октябьдә башланган иде һәм 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Автомобиль йөртүчеләр генә түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган яшь җәяүлеләр дә, юл иминлеге хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмаячак. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар турында мәгълүмат аларның уку урынына хәбәр ителәчәк. Алар белән профилактик эш алып барылачак.
Дәүләт автоинспекциясе, көн яктылыгының кыска һәм көзге юлларның юеш- тайгак булуы сәбәпле, юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга өнди. Шулай ук, киемнәрдә яктылыкны кайтаручы элементлар куллану да – саклык чарасы булып тора.