Хөрмәтле лениногорсклылар, 4 ноябрьдә Үзәк мәйданда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкына һәм кунакларына авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары тәкъдим ителәчәк. Үз продукциясен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итәчәк.
Теләүчеләр ит, балык, бал, йомырка, яшелчәләр, сөт һәм кулинария продукциясе һәм ашлык сатып ала алачак.
Башлана 8.00 сәгатьтә.
Рәхим итегез!