2022 елның 22 октябрендә "Юность" спорт комплексында грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре беренчелеге узды.
Ярышларда 2012-2013 елгы һәм 2010-2011 елгы 80 яшь көрәшче катнашты.
Үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр булдылар:
2012-2013 елгы егетләр арасында Саинов Дамир, Мортазин Радмир, Журавлев Артур, Слободин Никита, Хәкимов Ярослав, Мөхәммәдиев Айнур;
2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында Тимур, Хәбибуллин Ринат, Антонов Павел, Зорин Дмитрий, Пикалев Илья, Вәлиәхмәтов Камил.
Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.