«Перезагрузка» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә риск төркеме яшьләре белән «Конфликтлар һәм аларны чишү юллары"дигән темага тренинг уздырылды.
Әлеге чараның максаты: низаглы хәлләрдә нәтиҗәле үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру, педагог-психологлар Диләрә Мортазина һәм Ирина Седова конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту һәм шәхси низагларны хәл итү стратегиясен сайлау күнекмәләрен формалаштырдылар.
Шулай ук күнегүләрен үткәрделәр. Балалар актив катнаштылар, биремнәр үтәделәр һәм сораулар бирделәр. Ахырда "Конфликтлар һәм аларны чишү юллары"фильмы күрсәтелде.