Онытмагыз, законсыз таксига яки автобусларга утырып, сез үз тормышыгызны һәм сәламәтлекне куркыныч астына куясыз, чөнки законсыз транспортта:
- аның техник төзеклеген беркем дә тикшерми,
- беркем дә сезгә билет бирмәячәк;
- руль артында машина йөртү тәҗрибәсе булмаган кеше булырга мөмкин.
2022 елның мартында булган коточкыч фаҗига турында искә төшереп үтәсе килә, Казан-Оренбург юл-транспорт һәлакәтендәе машина йөртүче юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне дөрес сайламыйча, шулай ук һава торышын исәпкә алмый, каршы як полосага чыгып, автомобиль белән бәрелешкән. Аннан соң машиналар янды. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә 5 пассажир һәм 1 машина йөртүче һәлак булды, 1 пассажир Чистай шәһәренең үзәк район хастаханәсенә озатылды.
Үзегезгә һәм якыннарыгызга игътибарлы булыгыз һәм сәламәтлегегезне саклагыз!