1 октябрьдә Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле лениногорсклылар, 1 октябрьдә Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Шәһәр халкына һәм кунакларына авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары тәкъдим ителәчәк. Үз продукциясен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тәкъдим итәчәк.

Теләүчеләр ит, балык, бал, йомырка, яшелчәләр, сөт һәм кулинария продукциясе һәм ашлык сатып ала алачак.

Башлана 8.00 сәгатьтә.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International