26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге балалар рәсемнәре конкурсында актив катнашкан яшь талантларны бүләкләде.
Жюри хөкеменә Лениногорск шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең 57 эше тәкъдим ителде. Йомгак ясаганда жюригә җиңел булмады, алар сәнгать осталыгын, эшләрнең үзенчәлеген һәм конкурс тематикасына туры килүен бәяләделәр.
Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Дамир Вилданов үткәрде.
Конкурста җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүләкләү барышында Дамир Равил улы барлык малайларга һәм кызларга тырышлыклары, осталыклары өчен, шулай ук балаларга сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүче педагогларга рәхмәт белдерде.