Лениногорск районының Иске Куак авылында яңа амбулатория төзелеп бетте!

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Тиздән авыл халкы яңа бинаның уңайлылыгын  бәяли алачак. Монда авыл халкына комплекслы медицина хезмәте күрсәтү өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә бар. Хәзер амбулаториядә мебель урнаштырыла һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү эше бара. Октябрьдә ачылу көтелә!

Иске Куак амбулаториясендә 16 хезмәткәр эшли, шуларның 9ы-медицина хезмәткәре. Алар Иске Куак авыл җирлеге һәм якын - тирә авыл халкының сәламәтлеген күзәтәләр.

Исегезгә төшерәбез, амбулаториянең яңа бинасын төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү»федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International