Лениногорскида «Тоннель» профилактик операциясе үтте

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 26 сентябрьдә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән "Тоннель"  профилактик операциясе үткәрелде.

Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 10 очрагы ачыкланды, менә аларның берничәсе:
- 1 ОСАГО полисы булмаган машина йөртүче ачыкланды;
- 2 машина йөртүче балаларны махсус креслодан башка йөрткән;
- 2 автомобильнең тонировкасы, техник регламент таләпләренә туры килми һ. б. бар иде.

Машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International