Яз көне, март аенда Ялтау авылындагы фермага Германиядән голштин-фриз токымлы таналар кайтарылган иде.
Хәзер шушы таналарның барысы да бозаулаган, барлыгы 188 баш бозау туган. Яңа туган бозаулар һәм “яшь әниләр” ветеринар табилар контролендә тора.
- Бозаулар туган вакытта аерым проблемалар килеп чыкмады. Хирургия алымнарын да кулланмадык. Бозауларның уртача тәүлеклек артымы – 735 грамм тәшкил итә. Сыерлар бозаулагач үз халәтләренә кайтты, ун көннән соң алар гомуми секциягә күчерелә, “карусель”дә савыла, - дип сөйли “Август-Лениногорск” җәмгыятенең баш ветеринар табибы Илсур Гиниятуллин.
Монда, ягъни Ялтау фермасында реконструкция үткәрелде, аннан Германиядән һәм Воронеждан таналар кайтартылды. Германиядән кайткан таналар бозаулагач, икенче-өченче көннәрдә 35 литр сөт бирә, ә Воронеждан кайтканнар – 25-28 литр. Октябрь ахыры, ноябрь башы – соңгы таналар бозаулар китерәчәк.
Көн саен Ялтау фермасында уртача 16 тонна сөт җитештерелә.