Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лилия Зарифуллина «Мин барын да булдырам» программасын тормышка ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар белән чираттагы дәрес үткәргән.
Әлеге программаның максаты-креатив методлар һәм технологияләр куллану аша балигъ булмаган балаларның уңышлы үсеше өчен шартлар тудыру.
Аппликация-открытка ясау буенча дәрес барышында балалар үзләренең иҗади сәләтләреннән тулысынча файдалана алдылар.
Белгеч сүзләренә караганда, катнашучылар уңай энергия һәм эмоцияләр һәм, әлбәттә, үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгатьлек алган.