2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «Белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» кайнар линия үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәкләр.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны whatsappка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.