20 сентябрьдә хәрби дан аллеясында "Хәтер бакчасы" халыкара экологик акциясе үткәрелде. Агач утырту проектын «Татнефть»инициативалары конкурсы кысаларында ЦКППН-1 ҖЧҖ операторы Алина Арсланова тәкъдим итте.
Бу идеяне компания хуплады, коллегалары актив кушылды, туган якны өйрәнү музее һәм Лениногорск администрациясе ярдәм итте.
Мемориаль комплекс территориясендә барлыгы 16 агач утыртылды. Акциядә Лениногорскида компаниянең структур бүлекчәләренең яшь хезмәткәрләре, шулай ук җирле мәгариф оешмаларының мәктәп укучылары һәм студентлары катнашты.