Балачакны яклауның актуаль мәсьәләләре буенча яңалыклар материалларын системалаштыру максатларында, халыкка, ата-аналар җәмәгатьчелегенә федераль һәм региональ законнардагы үзгәрешләр, бала хокукларын яклау институтының кабул ителгән норматив актлары һәм балалары булган гаиләләр мәнфәгатьләрендә инициативалар турында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты тарафыннан «Балачакны яклау мәсьәләләре буенча дайджест» җыентыгының 7 чыгарылышы электрон форматта әзерләнде.
Әлеге җыентыкның материаллары ата-аналар җәмәгатьчелегенә, балалары булган гаиләләрнең һәм балаларның хокукларын яклау хезмәтләренә адреслана, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте һәм социаль яклау системасы хезмәткәрләренә файдалы булачак.
Балачакны яклау мәсьәләләре буенча диджест:https://rtdety.tatarstan.ru/sbornik-7-2022.htm