"Контент-марафон"республика проектына гаризалар кабул итү дәвам итә. Анда катнашучылар социаль челтәрләрдә уңай фикер йөртү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән уникаль якты медиаконтент булдырачаклар. Гаризалар 15 октябрьгә кадәр кабул ителә.
Проект нәтиҗәләре буенча 11 җиңүче билгеләнәчәк, алар "Маркетинг" юнәлешендә Россия өстәмә һөнәри белем базары лидерыннан түләүсез уку мөмкинлеген алачаклар, шулай ук техника алу өчен дипломнар һәм бүләк сертификатлары белән бүләкләнәчәкләр. Барлык катнашучылар да проект тематикасы буенча актуаль әдәбият, шулай ук «Другое дело» платформасыннан промокодлар алачаклар.
Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк:
http://atmrt.ru/contentmarathon.