Бүген «Яшьлек " паркында «Милләт кроссы – 2022» спорт-массакүләм йөгереше узды.
Стартка гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары, уку йортлары студентлары, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук «өченче буын» хезмәткәрләре чыкты.
«Милләт кроссы – 2022» не ачу тантанасы кысаларында йөгерештә катнашучыларны «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Васильевич Друк сәламләде. Ул барлык спортчыларга уңышлар, яхшы кәеф теләде.
Бәйрәм йөзләгән сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерде. Шулай ук катнашучылар өчен ГТО нормаларын тапшыру мәйданчыгы оештырылды, анда 100 кеше катнашты.
Бу көнне спорт ярышларында барлыгы 400 гә якын шәһәрле катнашты. Һәр дистанциядә җиңүчеләр өчлегенә истәлекле медальләр, дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.