Бүген Лениногорск районының Тимәш авылында Украинадагы махсус операция вакытында һәлак булган Радик Мортазин белән хушлаштылар. Аңа47 яшь иде.
Радик Мортазин - мотоукчылар батальонының миномет батареясы командиры, 8 сентябрьдә Украина территориясендә демилитаризация һәм денацификация буенча махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була.
Ул Минзәлә районында туган, гаиләсе белән Лениногорскида яшәгән. Аның хатыны һәм улы калды.
Саубуллашу тантанасында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, ТР Циффрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, һәлак булган кешенең туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты.
Радик Мортазинны Тимәш авылы зиратында җирләделәр.