Берләшмә сайтында ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары адресына мөрәҗәгатьләр калдырырга мөмкин

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе 2009 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Ул диалог, фикер алышу, хатын-кыз лидерларын, хатын-кыз берләшмәләрен, закон чыгару һәм башкарма хакимият органнарын, иҗтимагый структураларны гуманитар элемтәләрне, агарту, хәйрия эшчәнлеген үстерүдә, җәмгыять тормышының социаль әһәмиятле мәсьәләләрен хәл итүдә кирәкле мәйданчыкларның берсе булырга омтыла.

Берләшмәнең рәсми сайтында http://miloserdiert.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары адресына мөрәҗәгатьләр, гамәлдәге законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр калдырырга, шулай ук гражданнарга ярдәм итү буенча Татарстан Республикасында гамәлдәге чаралар белән танышырга мөмкин.

Берләшмә эшчәнлеге белән ВКонтакте рәсми төркемендә дә танышырга мөмкин https://vk.com/miloserdie_rt, рәсми Телеграм каналыhttp://https://t.me/miloserdie_rt.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International