Лениногорск районы «Бег гармонии» факел эстафетасы спортчыларын каршы алды

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген Лениногорск Самара өлкәсеннән «Бег гармонии» факел эстафетасын кабул итте, ул 8 августта Великий Новгородта старт алган иде. Ул - Халыкара дуслык, үзара аңлашу һәм бердәмлек эстафетасы, аның максаты - Җир йөзендә тынычлык мәдәниятен үстерү һәм саклау.

Факел эстафетасында катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Артемий Потапов, спортчылар һәм ММЧ вәкилләре каршы алды.

Район территориясендә алар Иске Шөгер һәм Тимәш авылларында тукталдылар, авыл халкы һәм укучылар белән аралаштылар, эстафета максатлары турында сөйләделәр.

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында аларга Лениногорск спортчылары кушылды һәм алар бергә Тукай урамы буйлап йөгерделәр.

«Бег гармонии» факел эстафетасында катнашучыларның тантаналы очрашуы «Юность» стадионында узды.

Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк сәламләде. Ул эстафетаны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде, дистанцияне җиңүдә уңышлар теләде.

Команда капитаны Денис Лазарев район җитәкчелегенә кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде, аннан соң һәр катнашучы үзе турында кыскача сөйләде.

Аннары шәһәр халкы факелны кулдан кулга биреп, теләкләр теләделәр.

Иртәгә Лениногорск эстафетаны Әлмәт районына тапшыра, алга таба катнашучылар Башкортстан Республикасы буенча хәрәкәтен дәвам итәчәкләр.

2022 елда эстафета илебездә 24 нче тапкыр уза, дистанция 5000 км тәшкил итәчәк. "Бег гармонии" эстафетасында төп катнашучылар – Россиянең төрле шәһәрләреннән профессиональ спортчылар һәм һәвәскәрләр командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International