12-13 сентябрьдә Санкт-Петербургта «Реабилитация-XXI гасыр: традицияләр һәм инновацияләр» бишенче Милли конгрессы узды. Конгрессның максаты-алдынгы галимнәрнең, практикларның, урта һәм югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең тырышлыгын берләштерү, реабилитациянең һәм ярдәмче технологияләрнең барлык аспектлары буенча тәҗрибә һәм тикшеренү нәтиҗәләре белән уртаклашу.
Конгресста «Бәкер» шифаханәсен аның директоры Наил Шәйхетдинов һәм баш шәфкать туташы Нәкыйбә Сәлахова тәкъдим итте. Конгресс барышында катнашучылар курорт практикасында заманча тернәкләндерү методикалары, тернәкләндерү һәм медицина техникасы өлкәсендә инновацион технологияләр белән таныштылар.
«Чараны уздыруның югары профессиональ дәрәҗәсен, бай һәм нәтиҗәле эшлекле программасын һәм тәкъдим ителгән темаларның актуальлеген билгеләп үтәсем килә. Конгресс мәйданчыкларында тәкъдим ителгән практикалар һәм яңалыклар «Бакирово» шифаханәсендә тернәкләндерү кысаларында өйрәнелер һәм киләчәктә дә кулланылыр дип ышанам - диде Наил Шәйхетдинов.