«Татар сүзе»халыкара телевизион конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән берлектә «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «ТАТАР СҮЗЕ» Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү бара.

Бәйгенең максаты - татар телен, әдәби мирасыбызны пропагандалау, үстерү һәм саклау, татар классик язучыларының әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту. 

Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга, шулай ук видеоформаттагы эшне рәсми почтага җибәрергә кирәк: tnvtatarsuze@mail.ru. Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Бәйге  10 яшькә кадәр, 11дән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән һәм аннан да өлкәнрәк катнашучылар арасында үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны конкурс нигезләмәсеннән белә аласыз: http://: (тат версия).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International