«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы - 2022»конкурсы

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы»русиякүләм конкурсының төбәк этабы башланды.

Конкурс 15 номинация буенча уздырыла һәм югары социаль нәтиҗәлелек оешмаларын ачыклауга, аларның тәҗрибәсен таратуга һәм оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерүгә юнәлдерелгән.

Конкурста юридик затлар һәм аларның филиаллары катнаша ала.

Конкурска гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2022 елның 20 сентябренә кадәр кабул ителә.

Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: (https://mtsz.tatarstan.ru/vserossiyskiy-konkurs-rossiyskaya-organizatsiya-6152829.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International