Лениногорскида яшәүчене мошенниклар алдаган

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең дежур частенә 22 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән.

Лениногорскида яшәүче популяр мессенджерларның берсеннән таныш булмаган кыздан хәбәр килә. Аралашу барышында әңгәмәдәше биржада сатулар алып бару белән шөгыльләнүен һәм акча эшләргә тәкъдим итүен әйтә. Егет ризалаша һәм 10 мең сум күләмендә беренче взнос кертә. Акча күчергәч, аның телефонына  салым түләргә кирәклеге турында хәбәр килә, анда ул 30 мең сумнан артып киткән. Лениногорскилы әңгәмәдәшенә ышанып, әлеге сумманы күчергәч, кыз белән барлык язышу бетерелә, ә шәхси кабинет бикләнә. Егет мошенникларның кулына эләккәнен аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык»159нчы маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре алдарларның шәхесләрен ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләренә ышанмаска чакыра!

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны буенча хәбәр итегез.

 


Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International