Беренче турда илебезнең барлык шәһәрләрендә, районнарында һәм авылларында хезмәт итүче, конкурста катнашучыларга куела торган критерийларга туры килгән участок полиция хезмәткәрләре катнаша.
Конкурсның беренче этабында катнашучыларның анкеталары Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның рәсми сайтында урнаштырылган. Татарстан Республикасында яшәүчеләр 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр онлайн-тавыш бирү юлы белән үз районнарының участок полиция хезмәткәрен сайлый алачаклар.
2021 елның 7-16 октябрендә онлайн-тавыш бирү барышында конкурсның төбәк этабы җиңүчесе сайланачак, ул Татарстанны Бөтенроссия этабында тәкъдим итәчәк.
Конкурсның беренче һәм икенче этабында тавыш бирү Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның рәсми Интернет-сайтында бара.Моның өчен сез халык исеменә лаек дип санаган участок полиция хезмәткәрен исемлектән эзләп табып, "тавыш бирергә"төймәсенә басарга кирәк.