2022 елның 11 сентябрендә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге Лениногорск шәһәр Советына 14 нче номерлы бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш депутатын өстәмә сайлаулар узды. Әлеге сайлау округы буенча «Коммунистическая партия Российской Федерации», «Справедливая Россия – За Правду», «Либерально-демократическая партия» һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләрдән депутатлыкка 7 кандидат теркәлде.
Тавыш бирү процедурасы санитария-эпидемиология чараларын үтәп оештырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча шәһәр Советының 14нче номерлы бермандатлы сайлау округы буенча Дмитрий Григорьевич Ильин депутат булды. Ул 1987 елда Лениногорскида туган, «ЛениногорскРемСервис»ҖЧҖнең җитештерү системасын үстерү буенча әйдәп баручы инженер булып эшли.