Көзге чорда кискен сулыш инфекцияләре белән авыруларның артуы күзәтелә, шуңа күрә прививка ясату бик мөһим.
Бүгенге көндә Лениногорск үзәк район хастаханәсендә борын аша ясый торган вакцина (назальная вакцина) бар. Ул 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен, аны 30га якын кеше ясаган инде.
Белгечләр бер көнне ике прививка ясарга рөхсәт итәләр: грипп һәм коронавирус инфекциясеннән.
Грипп яки коронавирус инфекциясен ясатырга мөмкин:
Район үзәк хастаханәсе поликлиникасында - терапевт 203 яки 210 кабинетларда карый, вакцина - каб. 204 кабинетларда, эш көннәрендә 8: 00 дән 15:30 га кадәр ясала.Лениногорск районы авыл
Җирлекләренең фельдшер - акушерлык пунктларында эш көннәрендә 8:00 дән 15:00 гә кадәр
Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.