Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда Россия Герое өлкән лейтенант Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча 1 нче турнир узды. Рингка Россия, Белоруссия Таҗикстан һәм Төркмәнстан спортчылары чыкты.
Турнир ачылышында мөхтәрәм кунаклар: Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий, Россия боксчылары - профессионаллар Александр Поветкин һәм Денис Лебедев катнашты.
Турнирда катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде:
"Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә бокс буенча 1 нче турнирның югары дәрәҗәдә узачагына һәм безнең районда ел саен үткәреләчәгенә шикләнмим. Бездә Советлар Союзы Герое И.Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше турниры, Советлар Союзы Герое С. Садриев истәлегенә классик шахмат турниры, Советлар Союзы Герое Г. Гафиятуллин истәлегенә йөзү буенча ярышлар кебек Советлар Союзы Геройларына багышланган спорт турнирлары уза.», - дип билгеләп үтте ул.
Рәгать Галиагзам улы хәйриячеләргә һәм иганәчеләргә район территориясендә спорт өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Турнирда катнашучыларның барысына да югары спорт нәтиҗәләре теләде.
Рингка беренчеләрдән булып яшь спортчылар Вадим Кошкин (Лениногорск) һәм Георгий Морозов (Түбән Кама) чыкты. Көрәш тигез дәрәҗәдә барды, нәтиҗәдә Вадим Кошкинның җиңүе белән тәмамланды.
Аннан соң төрле яшьтәге һәм авырлык категориясендәге егетләр һәм ирләр ярышты. Турнирны профессиональ боксчылар төгәлләде.