7 сентябрьдә Хакимова Екатерина Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул Владимир өлкәсендә туган. Ире Бөек Ватан сугышында катнашкан Каниф Баян улы белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Екатерина Ивановна үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген мәгариф системасында уздырган – 6 нчы мәктәптә укытучы булып эшләгән.
Намуслы хезмәте өчен күп Рәхмәт хатлары һәм Хөкүмәт бүләкләре бар.
Котлауда мәгариф хезмәткәрләренең профком рәисе, 6нчы мәктәпнеңпедагогик коллективы һәм укучылары катнашты. Ветеранны шәһәр җитәкчелеге исеменнән шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул юбилярга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде, шулай ук бүләк һәм РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын тапшырды.