Лениногорск районында янгын чыкты

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

7 сентябрьдә 03 сәгать 00 минутта элемтә пунктына Бәкер авылында янгын чыгу турында хәбәр килә.

Янгын нәтиҗәсендә бер фатирлы торак йорт  тулысынча юк ителде, янгын нәтиҗәсендә гараж һәм йорт янындагы транспорт чарасы да янды.

Янгын сүндерү вакытында кеше, йорт хуҗасы булырга мөмкин, мәете табылды.

Янгынның башлангыч сәбәбе ачыклана.

Үз куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук балаларның, туганнарының һәм якыннарының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге һәркемгә торак урыннарында автоном янгын хәбәрчесе урнаштырырга киңәш итә. Бу җайланма янгынның башлангыч стадиясендә төтенгә реакция нәтиҗәсендә, көчле сигнал бирә.  Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International