2022 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Әлмәт шәһәрендә Эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көнен оештыра.
Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (Covid-19) таратуны кисәтү максатларында эшмәкәрләрне бердәм «Ачык ишекләр» көнендә кабул итү телефон номеры (88553)22-65-14 буенча алдан язылу буенча башкарылачак.