Прививка гына ярдәм итә ала!
Вакцинация-үзеңне COVID һәм грипптан саклауның бердәнбер ысулы. Май аенда чираттагы авырулар дулкынын көтәләр иде, әмма безнең коллектив иммунитетыбыз яхшы булганлыктан, болар барысы да сизелмичә үтте. Бүгенге көндә кешеләр тынычланды, хәл тотрыкланды, барысы да битлекләрне алып ташлады, прививкаларны кичектереп тора. Барысы да яхшыбулыр иде, ләкин коллектив иммунитет кими бара.
Лениногорск районында халыкны COVID тан вакцинацияләү һәм ревакцинацияләү дәвам итә. Аны «Лениногорск үзәк район хастаханәсе»поликлиникасының прививка кабинетында узарга мөмкин. Кабинетның эш режимы 8.00 дән 15.30 га кадәр. Пациентларның мөрәҗәгать иткәндә паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.