Өйдән чыкмыйча пенсионер статусы турында белешмә алу

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Пенсия алды яшендәге гражданнарга берничә ташлама каралган.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен ташламалар турында тулырак ПФР сайтында белергә була: https://pfr.gov.ru/grazhdanam/zakon/.

Игътибар итегез, Пенсия фонды пенсионер статусын раслый гына! Ә ташламалар алу өчен профильле ведомствога – социаль яклау органнарына, эш бирүчегә, мәшгульлек үзәкләренә, салым хезмәтенә һ. б. мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бүген Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен шәхси кабинет ярдәмендә ПФРНың рәсми сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында өйдән чыкмыйча гына алырга мөмкин. Электрон сервислар ПФР эшчәнлегенең һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрнең күпчелек юнәлешләрен колачлый, кирәкле белешмәләр һәм өземтәләр алырга мөмкинлек бирә, алар арасында гражданны пенсия алды яшендәге гражданнар категориясенә кертү турында белешмә дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International