Кичә гарденотерапия технологиясе кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Дару үләннәренең файдалы үзлекләре» дигән темага дәрес уздырылган.
Дәреснең максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны дару үләннәреннән файдалану кагыйдәләре белән таныштыру.
Социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә дару үләннәренең файдалы үзлекләрен өйрәнделәр, бу эштә үзәкнең белгечләре тараткан буклетлар ярдәм итте. Дәрес нәтиҗәләре буенча өлкән яшьтәге гражданнар үсемлекләрнең иммунитетка ничек ярдәм итә алуын, шулай ук дару үләннәренең үзлекләре турында белделәр.