Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов традицион планерканы Лениногорск Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының яңа җитәкчесе Рәмис Минәхмәт улы Галиев белән таныштырудан башлады.
Ул 14 елдан артык «Лениногорскнефть» идарәсе структурасында, «Юбилейный» ял базасы директоры вазыйфасында эшләгән.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның тәҗрибәсе коллектив белән идарә итү линиясен дөрес һәм профессиональ рәвештә дәвам итәргә һәм куелган бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк, диде һәм яңа вазыйфасында уңышлар теләде.
Киңәшмәнең көн тәртибендәге тагын бер мөһим мәсьәлә-мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклануны оештыру. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, балалар турында кайгырту район өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Ул профильле ведомстволарга әлеге мәсьәләне контрольгә алырга, менюның сыйфаты буенча барлык нормативларның үтәлүен тикшереп торырга күрсәтмә бирде.
Район Башлыгы киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын африка чумасының таралуына юл куймау, җылыту сезонына әзерлек, шулай ук 11 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнен һәм Танкчылар көненә бокс буенча Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә багышланган турнирны лаеклы дәрәҗәдә уздыру мәсьәләләренә юнәлтте.