Татарстан Республикасының Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары салым түләүчеләре игътибарына

2022 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе структурасын оптимальләштерү максатларында 2022 елның 19 сентябреннән  башлап Татарстан Республикасы буенча 17 нче Федераль салым хезмәтенең (Бөгелмә шәһәре) районара инспекциясенә Татарстан Республикасы буенча 16 нчы номерлы Федераль салым хезмәтен (Әлмәт шәһәре) кушып үзгәртеп кору уздырыла.

Татарстан Республикасы буенча 16 нчы номерлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе (Юридик адрес 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Сөләйманова ур., 1а). Бөгелмә шәһәрендә инспекциянең өстәмә офисы оештырылачак, ул салым органнарына дәүләт хезмәтләрен күрсәтәчәк.

2022 елның 19 сентябреннән салым органына салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгы документларын, гаризаларны һәм башка документларны тапшырганда инспекция – варисның реквизитларын (ИФНС коды 1644) күрсәтергә кирәк.

2022 елның 19 сентябреннән салым түләүгә түләү документларын формалаштырганда хокуклы варис инспекциясе реквизитларын күрсәтергә кирәк (ИФНС коды 1644):

ИНН 1644005835 КПП 164401001

Калган түләү реквизитлары үзгәрешсез.

Тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы буенча 16 номерлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясенең үзәк офисында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International