2022 елның 2-4 декабрендә Мәскәүдә, ВДНХда (55 нче павильон) узачак «Руками женщины» 4нче Халыкара һөнәрчелек фестивалендә катнашырга Россия Федерациясенең 85 төбәгеннән, БДБ илләреннән һәм чит илләрдән килгән компанияләрне, оешмаларны, профильле ассоциацияләрне, халык иҗаты осталары, һөнәрчеләр, дизайнерлар, рәссамнарны чакыралар.
Фестиваль үз милләтенең мәдәниятенең күптөрлелеген, һөнәрчелек, декоратив гамәли сәнгать, милли костюмнар һәм традицияләр аша чагылдыру юлы белән Россия халыкларының милли колоритын күрсәтү максатыннан үткәрелә.
Фестиваль турында тулырак: http://Подробнее о фестивале>>