«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты 2022 елның 1 сентябрендәге карары нигезендә, Белем көнен бәйрәм иткәндә барлык форма сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны чикләргә тәкъдим итә.
Карар шәһәр һәм район халкыннан, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларыннан килгән мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау максатларында кабул ителде.