Кадерле укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлыйм!
Белем көне - үзенчәлекле, һәрберебезгә якын бәйрәм. Кеше үз гомерендә нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аларга юл 1 сентябрьдә башлана. Бу көнне барлык уку йортлары да сыйныф һәм аудиторияләрнең ишекләрен ачачак, ә Лениногорск районының 850 дән артык беренче сыйныф укучысы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
Бу көнне армый – талмый хезмәт куйган педагогларга аерым рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиткерәбез. Сезгә яңа уңышлар, казанышлар, эшегездә уңышлар телим.
Кадерле укучылар, яңа уку елы алдыннан барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, уңышлы эш һәм яхшы укуларын телим! Яңа уку елы сезгә ачышлар, шәхси казанышлар һәм якты җиңүләр шатлыгы бүләк итсен!